2017 елның IV кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы КФҮ челтәре эшчәнлеге оештырылуның нәтиҗәлелеге югары булган төбәкләр исемлегенә керде. Рейтингларны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим итә. Нәтиҗәләр "Киләчәк КФҮ. Актуаль мәсьәләләр һәм аларның хәл ителеше" VII Бөтенроссия семинар-конференциясе барышында игълан ителде.
төбәкләр төрле күрсәткечләр буенча бәяләнә, шул исәптән: дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләреннән "бер тәрәзә" принцибы буенча файдалана алган гражданнарга туры килгән өлеш; мәҗбүри исемлектән КФҮдә күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны; КФҮ эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә туры килүе; бердәй фирма стиленә туры килү һәм башка күрсәткечләр. Рейтингта шулай ук КФҮдә хезмәт күрсәтүләрне бәяләү өчен "Сезнең контроль" дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына мониторинг ясауның мәгълүмат-аналитика системасын куллану исәпкә алына. Квартал саен билгеләнә торган рейтинг "Минем документлар" үзәкләре (КФҮ) челтәрен булдыру һәм үстерү буенча Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген комплекслы бәяләү булып тора. Ул КФҮ эшчәнлеген җайга сала торган методик тәкъдимнәрнең һәм законнар таләпләренең үтәлешен күрсәтә.