Социаль проект: нәрсәдән башларга һәм команданы ничек тупларга – Алабугада аңлатачаклар

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Социаль проект командасын ничек оештырырга, ни өчен кешеләрнең  социаль проектларда катнашасылары килә, аларны ничек җәлеп итәргә, һәм аларның эшен ничек уңайлы һәм даими итәргә. Бу хакта 4 апрельдә Алабугада коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре өчен үткәрелә торган семинарда сөйләячәкләр. "Команда белән бергә идарә итү" темасына багышланган семинарның алып баручысы итеп "Союз Добрых Сердец" автоном коммерциягә карамаганоешмасы җитәкчесе Надежда Байдакова билгеләнгән, һәм ул үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Аның Чаллыда хастаханә клоуннары хәрәкәте, даими спектакльләр күрсәтә һәм гастрольләр ясый торган инклюзив театры, ел саен була торган "Чемодан Чудес" шәһәр фестивале һәм башка күп кенә социаль проектлары шактый популяр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк:  "Союз Добрых Сердец" проектлары – бер тапкыр гына була торган түгел, ә системалы проектлар.

Семинарның төп темалары:

– Команда төзү: кешеләрне социаль проектларга ничек җәлеп итәргә;

-  Команданы мотивацияләү: социаль проектларда катнашучыларны нәрсә рухландыра;

-  хис-тойгылар сүрелү синдромын профилактикалау: ни өчен кешеләр проектлардан китә.

 

Үткәрү датасы: 2018 елның 4 апреле

Семинарны үткәрү вакыты: 10.00 алып 12.00 кадәр

Үткәрелү урыны: Алабуга, Казан урамы, 59 нчы йорт ("Көмеш гасыр китапханәсе" бинасы)

Катнашу өчен түбәндәге телефон буенча теркәлергә кирәк: 8-965-599-55-26

Оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы ярдәмендә "Перспектива" Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү ресурс үзәге.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International