Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Алабугага барып кайтты, анда ул шәһәр мохите сыйфатын яхшыртуны да максат иткән "Моношәһәрләрне комплекслы үстерү" программасының гамәлгә ашырылуы белән танышты. Программаның максат күрсәткечләренең берсе "Көндәлек көнкүрешне төзекләндерүгә биш адым"ны гамәлгә ашырудан гыйбарәт. Бүгенге көнгә республиканың 7 моношәһәрендә комплекслы үсеш программалары белән каралган 35 проект үтәлгән. Алабугада Хәтер мәйданында төзекләндерү җайланмалары куелган, "Иске Мәйдан" паркы (Гуляй парк) реконструкцияләнгән, Җәмигъ мәйданына ревитализация үткәрелгән, "Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы" ТР ДБМУ Күргәзмәләр залы капиталь ремонтланган һәм Л.П. Нечаев исемендәге сквер төзелгән.