Өфедә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының "Россия төбәкләрендә инвестиция эшчәнлеге. Инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда "бер тәрәзә" системасын төзү" темасына күчмә эш киңәшмәсе булды Төбәкләрдә бизнесны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышынды, банклар белән эшкуарлар арасындагы багланышларны җайга сала торган законнардагы проблемалар, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру механизмнары каралды. Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Собраниегә Юлламасында "Россия икътисадын үстерү чыганакларының берсе инвестицияләрне арттырудан гыйбарәт", дип билгеләп үткән иде, шулай ук эшкуарларны борчый торган төп проблемаларның берсе дип финанс ресурсларыннан файдаланудагы кыенлыкларны күрсәткән иде. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Татарстанда инвестиция проектларын "бер тәрәзә" режимында тәэмин итү системасы эшли. "Бу Татарстанның инвестицияләр өчен кызыклы булуын арттырырга мөмкинлек бирә һәм эшчәнлек алып бару өчен уңай шартлар тудыра", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы, сәнәгать, азык-төлек продуктларын җитештерү, телекоммуникацияләр, көнкүреш техникасы өлкәсендәге проектларга хезмәт күрсәтелә. Инвестиция проектларын тәэмин итүнең җентекләп күрсәтелгән механизмы Татарстан Республикасы базарына чыгу өчен иң кулай стратегия сайлап алуны, дәүләт ярдәме, салым ташламалары, проектны гамәлгә ашыру мәйданы буенча максималь файдалы карарлар сайлап бирүне, проектның кирәкле документаль-хокукый базасын әзерләү мәсьәләләре буенча ведомстволар һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итүдә хезмәт күрсәтүне үз эченә ала.
Киңәшмә Башкортостан Республикасы Башлыгы Администрациясе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында Башкортостан Республикасы Вәкиллеге, Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президенты Вәкиле, федераль башкарма хакимият органнары, кредит-финанс учреждениеләре, экспертиза һәм бизнес җәмгыятьләре катнашында үтте.