Лизинг-грантны ничек алу, микрофинанс оешмалары, дәүләт ярдәме чаралары турында, бизнесны ничек башлап җибәрү хакында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре сөйләячәк. 2 апрельдә Эшкуар йортында 12.00 алып 17.00 кадәр Ачык ишекләр көне була (адресы: Казан ш., Петербург ур., 28 нче й.). Эшмәкәрләргә шулай ук юридик, бухгалтерлык, салым консультацияләре биреләчәк, һәм алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Чара республиканың җәмәгатьчелекне кабул итү кысаларындагы элемтә каналларының берсе булып тора. Мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен шулай ук кайнар линия телефоны (843) 524-90-90; Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының http://mert.tatarstan.ru/rus/priem.htm рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсе; телеграмм канал @mineconom16; республиканың башка районнары халкы өчен ВКС-элемтә эшли ( (843)524-91-11 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк); Гражданнарны кабул итү көне (һәр сишәмбе, алдан язылып кую өчен телефон (843)524-91-11); Партнер көне (эшкуарлар ТР икътисад министры белән аралашып, сорауларын рәсми булмаган шартларда бирә алачак) ; КФҮтә эшли башлаган "МИНИСТРГА ЯЗ" тәрәзәсе бар. Барлык мөрәҗәгатьләр дә икътисад министрына юллана.
Бердәм кабул итү бүлмәсе, предприятиеләрнең һәм төрле милек рәвешләрендәге һәм эшкуарлык эшчәнлегенең башка субъектлары эшчәнлеге процессында барлыкка килә торган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү максатларында, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев белән турыдан-туры аралашу өчен булдырылды.