Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев ике үзәк: сәнәгать һәм мәгълүмат технологияләре үзәкләрендә булды. "КАИ-Лазер" Сәнәгать технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше - сәнәгать предприятиеләре эшенең җитештерү циклына лазер технологияләре кертү хисабына кече һәм урта бизнес предприятиеләренең җитештерүчәнлеген арттыра торган югары технологияле җиһазларның яңа төрләрен уйлап табу һәм эшләү.
Төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Татарстан янә Россия Федерациясенең лидер төбәкләре арасына керде. Агымдагы елның I кварталына йомгак ясады. Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан сәнәгать җитештерүе күләме буенча - 4 нче урында, кулланышка торак тапшыру буенча - 3 нче, төзелеш буенча - 6 нчы урында.
Буш җирдән үз бизнесыңны башлау, эшкуарлык өлкәсендә яңа белемнәр, үз проектыңны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итү. Республиканың эш башлаучы эшмәкәрләренә аталган «Фабрика – СТАРТ XI» унберенче курсы әнә шундый мөмкинлекләр бирә.
Табылган документларны кабул итү бюросы Татарстан Республикасының барлык күпфункцияле үзәкләрендә эшли башлады. Әлеге бюрода КФҮ белгечләре гражданнардан табылган документларны кабул итәләр, ә табылдык турында мәгълүматны учреждениенең call-үзәгенә җиткерәләр. Мөмкинлек булганда хезмәткәрләр документ хуҗалары белән элемтәгә чыгалар һәм аларга шәхси әйберләрен кире кайтаралар.
Идеяне ничек итеп капиталга әйләндерергә, кредит күрсәткечләрен ничек яхшыртырга һәм керемнең артуын ничек тәэмин итәргә. Табыш алуның нәтиҗәле алымнары турында Татарстан эшмәкәрләренә 22 майда «Стратегик финанслар: интеллектуаль милек хисабына табыш арттыруны һәм салым ташламалары алуны ничек тәэмин итәргә» тренингы кысаларында сөйләячәкләр. Чара 15:00 алып 18:30 кадәр Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28) узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.
Татарстанда эшчәнлекләрен авыл җирлегендә алып баручы эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтүнең яңа программасы эшләп китте. "Авылда эшкуарлык" дип аталган махсус ташламалы продукт эшкуарларга (КФХ, ШЭ, Авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы, шул исәптән сату (сәүдә) кооперативлары һәм КУЭның башка субъектлары) махсус шартларда Фонд поручительствосын алырга мөмкинлек бирә. Бу очракта авыл җирлегендә мәшгуль кече һәм урта эшкуарлык субъектлары йөкләмәләре (кредит, займ, лизинг) суммасыннан елына 0,5%тан алып 705ка кадәр комиссия алына.
26-27 майда Яр Чаллы ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга 29 нчы тапкыр проектлар сайлап алу үткәрелә. Быел ул беренче мәртәбә Интернет-инициативалар үсеше фондыннан Harvest эш ял көне форматында үтәчәк. Уртак интенсив эш башлаучы бизнесменнарга бары тик ике көн эчендә үз продуктын эшләп бетерергә, беренче клиентларны табарга һәм экспертлар белән кире элемтә табарга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы эшкуарлары Мамадышта урнашкан "Вятка" сәнәгать паркы резиденты була ала.
Әлеге статусны алу өчен инвесторга үз проектыңны тәкъдир итәргә кирәк. Биредә төп шарт - аның экологик яктан югарылыгы. Бизнес-идеяләрне конкурска сайлап Мамадышта 24-26 май көннәрендә уздырыла. Катнашучылар эш төркеме белән танышалар, үзләренең инвестицияле проектларын һәм юл картасын тәкъдим итәләр, кирәкле консультацияне алалар.
Эшкуар көнен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык бизнесы җитәкчеләре 10 нчы юбилей веломарафоны белән билгеләп үтәчәк. Быел велосипед турында катнашучылар "Тукай юлы" проекты кысаларында "Казан - Әтнә - Кырлай - Хотны - Арча" маршруты буенча узачак. Чара 25 май көнне 10 сәгатьтә Казанның 1000 еллыгы мәйданында старт алып, 27 майда Арчада төгәлләнәчәк.