Татарстан Республкасы Икътисад министрлыгы КУЭ субъектларының smb.tattis.ru Кече һәм урта бизнесның мәгълүмат порталы ярдәмендә дәүләт сатып алулары һәм иң эре предприятиеләрнең сатып алулары системасына керә алуын тәэмин итә. Бу Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы үсешен тәэмин итәргә һәм сатуларның көндәшлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә. Портал бушлай дәүләт, муниципаль (44-ФЗ), корпоратив (223-ФЗ) заказчыларның товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) ихтыяҗлары турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат, һәм шулай ук корпоратив сәүдә мәйданчыкларыннан (30дан артык ресурс) хәбәр алырга мөмкинлек бирә. Smb.tattis.ru порталы ярдәмендә гомуми суммасы 600 млрд сумнан арткан 250 меңнән артык контракт төзелгән.
КУЭ порталы функцияләре заказчыларның ихтыяҗларын ачык киңлеккә чыгаруны, һәм шулай ук әлеге ихтыяҗлар турында мәгълүматны потенциаль тәэминатчыларга автомат рәвештә юллауны күз уңында тота. Әлеге ресурсны куллану сатып алулар өлкәсендә хезмәткәрләрне тотуга чыгымнарны, кызыксындырган сатып алуларны эзләр өчен вакытны экономияләргә һәм Россия күләмендә җитештерелгән продукциягә ихтыяҗлар турында мәгълүмат алырга булыша.
Бары тик узган ел эчендә генә дә smb.tattis.ru Кече һәм урта бизнесның мәгълүмат порталында 10 меңнән артык резидент теркәлде, шуларның 6,8е (68%) - Татарстан Республикасындагы кулланучылар.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге ресурсны кулланучыларның күбәюе көндәшлекнең артуы турында сөйли, бу ахыр чиктә тәэминатчы тарафыннан бәяләрнең киметелүенә һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфаты күтәрелүенә йогынты ясый.