Татарстан кабат лидерлар өчлегендә
Төмән өлкәсе, Мәскәү һәм Татарстан Россия төбәкләренең инвестицияләр өчен кызыклы булуы рейтингының беренче урыннарында. Татарстанга лидерлар өчлегендәге урынны саклап калырга мөмкинлек биргән төп күрсәткечләрдән предприятиеләрне һәм милекчелек хокукларын теркәү процедураларының тиз һәм гадиләштерелгән рәвештә башкарылуын аерым күрсәтергә кирәк. Исәпкә алу-теркәү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү максатларында документлар кабул итү линияләре санын арттыру күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) белән тәэмин ителде. Әлеге хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатыннан канәгатьлелек һаман саен арта гына бара. Күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәве буенча КФҮ аша күрсәтелгән хезмәтләр санына туры килгән өлеш 2017 ел ахырына 98,6% тәшкил итте, бу Россия буенча уртача күрсәткечләрдән күпкә югарырак.
Республика төзелешкә рөхсәтләр бирү процедураларының нәтиҗәлелеге белән дә аерылып тора – бүгенге көнгә республиканың барлык шәһәр округларының һәм шәһәр җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре эшләнгән. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында Казанда төзелешкә рөхсәт алу өчен документларны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Бу эшкуарларга әлеге процедураны үткәрүне шактый гадиләштерә.
Татарстан өчен иң төп һәм мөһим күрсәткеч бизнеска административ басымның кимүе булды. Күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча эшкуарларның белем нигезләрен киңәйтүгә аерым игътибар бирелде. Моның өчен Татарстанда "Сыналган бизнес" порталы эшли башлады. Әлеге портал Россиядә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасына ярдәм итү максатларында төзелгән кече бизнесны тикшерүләр турындагы беренче төбәк интернет-ресурсы булып тора. Монда республикадагы тикшерү-күзәтчелек органнары (27 орган) тарафыннан ачыклана торган якынча 300 типик хокук бозулар турында искәртмә (287) куелган. Ресурска республикадан читтә дә ихтыяҗ бар – сайтка барлык керүләрнең 2/3 өлеше илнең башка төбәкләреннән башкарыла.
Моннан тыш, provbiz.ru интернет-ресурсында тикшерүләр тематикасына бәйле гамәлдәге түбәндәге платформаларга тиз күчү мөмкинлеге каралган:
- Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тикшерүләренең бердәм реестрына;
- Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе Бизнес-Навигаторының Тормышчан хәлләренә;
- Салым хезмәтенә;
- күзәтчелек органнарының башка платформаларына һәм сервисларына.
Тикшерү-күзәтү эшчәнлеге реформасын үткәрүгә аерым икътибар бирелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: 2018 елда республикада тикшерүләр үткәрү планнары куркынычлык булу-булмауны ачыклауны күздә тотып төзелде;
- "Россия Федерациясе субъектларында тикшерү-күзәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатчан моделе буенча планлы эш алып барыла.
Белешмә өчен:
Инвестицион климатның торышы илкүләм рейтингы бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча төбәкләрдә куелган көчне бәяли һәм иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый, ә аның нәтиҗәләре исә төбәк дәрәҗәсендә инвестиция өчен көрәштә конкуренцияне стимуллаштыра.
Илкүләм рейтингны пилот үткәреп карау 2014 елда Россия Федерациясенең 21 субъектында башкарылган иде. Тулы масштаблы беренче рейтинг 2015 елда үткәрелде. Бизнес өчен уңайлы шартлар булдыру буенча төбәкләр командалары эшен Россия Федерациясенең 76 субъектында бәяләделәр. 2016 елда тикшерүләр Россиянең бөтен 85 регионын колачлады. шулардан дүртесе – Ненец автоном округы, Чукотка автоном округы, Кырым Республикасы һәм Севастополь — рейтингтан тыш бәяләнде. 2017 елда Россиянең бөтен регионнары рейтингта гомуми шартларда катнашты. Рейтинг йомгаклары буенча 51 төбәк, алдагы ел белән чагыштырганда, интеграль күрсәткечләрнең гомуми үсешен күрсәтте.
ТР ИМ матбугат хезмәте