Бизнес-әни Татарстанда декрет ялындагы хатын-кызларны тәүге тапкыр эшкуарлыкка өйрәтәчәкләр

2018 елның 25 мае, җомга

Татарстан Республикасы әниләре бизнес нигезләренә "Әни-эшкуар" проекты кысаларында  бушлай өйрәнә алачак. Ул декрет ялындагы хатын-кызлар, балигъ булмаган балаларның аналары, шулай ук эш белән тәэмин итү хезмәтендә исәптә торучы хатын-кызлар өчен махсус эшләнгән. Проектның максаты - аларга үз эшләрен башлауда һәм үзләре генә гамәлгә ашыра алмаган бизнес-идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм итү. Бушлай укыту биш көнлек тренинг-интенсив рәвешендә узачак, алар вакытында катнашучылар, эшлекле мохиткә чумып, бизнес-проектлар уйлап табачак һәм ментор (остаз) ярдәме алачак. Укуларның йомгаклау этабы - катнашучыларның проектлары конкурсы, аның җиңүчесенә үз бизнесын башлап җибәрүгә 100 000 сум күләмендә грант бирелү каралган. Эксперт жюри проектларның икътисадый нигезләнгән, үзенчәлекле, социаль әһәмиятле булуын бәяли.

Программа кысаларында тренинглар 2018 елның 9 июленнән 2018 елның 13 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Петербург ур., 28 (Эшкуар йорты). Казанда проект беренче тапкыр үткәрелә. Язылу һәм тулырак мәгълүмат белү өчен кайнар линия телефоны (843) 524 90 90.

Проект Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация (КУЭ корпорациясе) һәм «ОПОРА РОССИИ» Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча гомумроссия иҗтимагый оешмасының Хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасында проект Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасы ярдәме белән үткәрелә.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International