Үз өлкәләренә караган укуларга атнасына якынча 3 сәгать вакыт бүлеп бирә алган Татарстан эшкуарлары "Бизнес-класс" онлайн-проектында катнаша ала. «Google» компаниясе һәм «Россия Саклык банкы» ГАҖ тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге уку-укыту программасы интернет-порталда эзлекле төзелгән курс булып тора. Проектта катнашучылар финанс белеме, компанияне үстерү стратегиясе, бизнес-модельләрне анализлау, маркетинг нигезләрен һәм башка мәсьәләләрне өйрәнә алачак. Эшмәкәрләр алынган теоретик белемнәрен арадаш тестлар үткәрү кысаларында практик дәресләрдә ныгытачак. Әлеге программа барышында катнашучылар шулай ук тупланма баллар җыя алачак, аларны соңыннан, ягъни курслар тәмамлангач, бүләкләр кибетендә бонусларга алмаштыру мөмкинлеге бирелә.
"Бизнес класс" программасы буенча укыту бушлай. Катнашу өчен проект сайтында теркәлергә кирәк: https://www.business-class.pro/
ТР ИМ матбугат хезмәте