Бүген XXII Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан һәм Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ташкент өлкәсе хакиме Гуломҗан Ибраһимов имзаларын беркеттеләр.
Әлеге Килешү сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыруны күз уңында тота. Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү өчен зур потенциал булуын билгеләп үтте һәм имзаланган документның әлеге эшчәнлеккә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Исегезгә төшерик, Татарстан делегациясе Питер форумы эшендә актив катнаша. Татарстан делегациясе эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев тә катнаша.
ТР ИМ матбугат хезмәте