Фәрит Габделганиев: "Россия төбәкләре рейтингында Татарстан интеллектуаль милек буенча тотрыклы рәвештә иң көчле бишлеккә керә"

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

"Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү мәсьәләсе республиканың алга таба инновацион үсеше өчен бик мөһим шарт булып тора", - дип белдерде Фәрит Габделганиев башка төбәкләрдәге коллегалары белән әңгәмәсендә. Исегезгә төшерик, Татарстан делегациясе Питер форумы эшендә актив катнаша.

Россия төбәкләре рейтингында Татарстан интеллектуаль милек сферасындагы эшчәнлек күрсәткечләре буенча тотрыклы рәвештә иң көчле бишлеккә керә (тапшырылган патент гаризалары,  һәм шулай ук уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә бирелгән патентлар саны буенча - 4 нче урын, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренең кулланылышы буенча - 3 нче урын).

Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарына уңышлы үтеп керүнең мәҗбүри шарты булып сәнәгать милке объектларын чит илләрдә патентлаштыру тора, бу экспортка  чыгарыла торган продукциянең хокукый якланышын тәэмин итә.

Узган елда республиканың инновацияле предприятиеләре һәм оешмалары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Интеллектуаль милек объектларының тышкы базарларда теркәлүенә бәйле чыгымнарының бер өлешен финанслау өчен Россия җитештерүчеләренә субсидияләр бирү турында" 2016 елның 15 декабрендәге карары кысаларында предприятиеләрнең интеллектуаль милек объектларының тышкы базарларда теркәлүенә бәйле чыгымнарының бер өлешен субсидияләү механизмында катнашты.

Татарстандагы сигез предприятие һәм оешма интеллектуаль милек объектларының тышкы базарларда теркәлүенә бәйле чыгымнарының бер өлешен финанслау өчен гомуми суммасы 2 млн сумнан артык күләмдә субсидияләр алды.

2017 ел йомгакларына караганда, расланган гаризалар саны буенча Татарстан, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кала, 3 нче урынны алды.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International