Бүген Петербург халыкара икътисад форумы үз эшен дәвам итә. Ул эшлекле даирәләр вәкилләренең аралашуы һәм базарлар белән тулаем дөнья яссылыгында үсә торган Россия өчен мөһим төп икътисадый мәсьәләләр турында фикер алышу өчен дөньякүләм әһәмияткә ия алдынгы мәйдан булып тора. Форум эшендә Татарстан делегациясе дә катнаша. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән очрашты. Ул узган елда Россия буенча төяп җибәрелгән наноиндустрия продукциясенең гомуми күләменнән Татарстан 23,2% ын төяп җибәргән, дип хәбәр итте. Татарстан икенче ел рәттән 1 нче урын ала. "Наноиндустрияне үстерү - безнең өчен өстенлек", дип билгеләп үтте Министр Габделганиев.
Наноиндустрияне һәм "РОСНАНО" АҖ белән хезмәттәшлекне үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында йомшак барьер төргәк җитештерелә башлады ("Данафлекс-Нано" ҖЧҖ), Татарстан Республикасының Нанотехнология үзәге төзелде, "Алабуга" МИЗ территориясендә "Алабуга-Волокно" ҖЧҖ компаниясенең углерод сүс җитештерү проекты гамәлгә ашырыла, "Таткабель" ҖЧҖ базасында 500 кВ йөкләнешле кабельләр җитештерү булдырылды, "Завод стеклопластиковых труб" ҖЧҖ базасында, TUBALL наноторбалар кулланып, пыяла-пластик торбалар җитештерү башлап җибәрелде, "Химград" технополисы территориясендә "Нанофарма Девелопмент" ҖЧҖ лаборатория-җитештерү комплексы төзелде.
2017 елда инновацияле нанокомпозит SDN® өслеген ягу өчен кулланыла торган материаллар җитештерү буенча "Адвенира" тагын бер яңа инновацияләр компаниясе эшли башлады, ул шулай ук "Химград" технополисы территориясендә урнашкан.
ТР ИМ матбугат хезмәте