Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" Автоном коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Светлана Чупшева Татарстан Республикасы территориясендә "Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары" стратегик инициативасын тормышка ашыру максатларында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм "Икътисадый үсешне тизләтү институты (Рыбаков Фонд)" Фондының гамәлгә куючысы Игорь Рыбаков Татарстан Хөкүмәте һәм "Икътисадый үсешне тизләтү институты (Рыбаков Фонд)" Фонды арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында "Трансойл" Төркеме һәм "Русфонд" Хәйрия фонды арасында Хәйриячелек эшчәнлеге турында килешү имзаланды. Әлеге Килешү Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты лабораториясендә сөяк миенең потенциаль донорларын типлаштыруны тизләтү һәм автоматлаштыру өчен кирәкле җиһазларны алуга "Трансойл" Төркеме тарафыннан хәйрия акчалары күчерелүен күздә тота.
Бүген шулай ук WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының Оештыру комитеты һәм Coca-Cola Россиядә системасы арасында партнерлык Килешүе дә имзаланды.