Иннополис шәһәрендә "Сәнәгатьле Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясе (ЦИПР) уза, ул тармакны берләштерү һәм сәнәгать вәкилләренең, ИКТ тармагы, оборона комплексы вәкилләренең, инвесторларның һәм дәүләтнең цифрлы икътисадны, чимал булмаган экспортны үстерүнең, ОПКга конверсия һәм киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүнең иң кискен һәм мөһим мәсьәләләре буенча глобаль диалогын тәэмин итү өчен булдырылган тармакара мәйдан булып тора.
WorldSkills ярымфиналында Татарстан командасы "Эшкуарлык" компетенциясендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Яшь профессионаллар ярышларның финалына чыкты. Татарстан икътисад министры команда белән март аенда ук очрашкан иде, ул һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәген белдергән иде. Инглиз теле, кейсларны чишү, командада эшләү һәм проектларны тәкъдим итү күнекмәләрен шомарту буенча дәресләр көчәйтелде.
Цифрлы икътисадны законлы практик куллану мөмкинлекләре, банк өлкәсенә блокчейн-технологияләр кертү, чит илдә криптовалюта белән исәп-хисап ясау тәҗрибәсе. Әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында бүген Мәскәүдә "Россиянең цифрлы икътисады. Исәп-хисап ясауның стандарт булмаган формалары" конференциясе кысаларында фикер алышачаклар.
Россия Федераль Собраниесе Федерация Советы интернетта балаларны яклау турында методик киңәшләр проекы турында фикер алышуларда катнашырга чакыра. Иҗтимагый оешмалар, бизнес-структуралар вәкилләре һәм кызыксынулы интернет челтәреннән файдаланучылар үз фикерләрен белдерә һәм тәкъдимнәр кертә ала. Документ турында җәмәгать фикер алышуы түбәндәге сайтта узачак: http://www.council.gov.ru/services/discussions/themes/92427/
Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре Мәскәүдә бизнес-миссиядә катнаша ала Эшлекле сәфәр июль аеның икенче яртысында булачак. Сәфәр кысаларында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе дәүләт корпорацияләренең һәм иң эре сәнәгать предприятиеләренең сатып алучы бүлекчәләренә бару һәм алар белән сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла.
Татарстанда яшәүчеләр "Миллионга идея" телевизион шоуның кастинг-турында 25 перспективалы идея тәкъдим иттеләр. Внешэкономбанк белән НТВ телеканалының уртак проектының икенче сезоны сайлап алу туры Казан федераль университетында үтте.
Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев "Казаноргсинтез" ГАҖ директорлары Советы әгъзасы итеп сайланды. Советның яңа составы белән бүген "Казаноргсинтез" акционерларының 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары буенча гомуми җыелышында таныштырдылар. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары катнашында узды.
Иртәгә Эшкуар йортында (Петербург ур, 28) 11.00 алып 17.00 кадәр Ачык ишекләр көне була. Кече һәм урта бизнес вәкилләре сорауларына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре җавап бирәчәк. Алар республикада эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында консультацияләр бирәчәк, файдалы уку-укыту программалары белән таныштырачак, юридик, бухгалтерлык, салым ярдәме күрсәтәчәк.
Күпфункцияле үзәкләр ("Минем документлар" офислары) кыскартылган эш режимына Россия көнендә һәм Ураза бәйрәмендә күчәчәк.
11, 12 һәм 15 июньдә КФҮ филиалларында - ял көннәре. 14 июньдә - бер сәгатькә кыскарак эш көне. 10 июньдә кабул итүләр Мәскәү, Яңа Савин, Зареченский, Идел буе, Көньяк, Зеленодольск, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт филиалларында гына алып барылачак. Бшка көннәрдә - күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.
2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисад үстерү стратегиясенә үз башлангычын республиканың һәр кешесе кертә ала. Идеяләр рәсми сайтта кабул ителә: i.tatarstan2030.ru/ һәм "Татарстан – 2030" махсус мобиль кушымтасы аша.
Теләсә кайсы инициативага бәя биреп була. Аларның иң яхшылары Стратегия-2030 га кертеләчәк.