Иртәгә Эшкуар йортында (Петербург ур, 28) 11.00 алып 17.00 кадәр Ачык ишекләр көне була. Кече һәм урта бизнес вәкилләре сорауларына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре җавап бирәчәк. Алар республикада эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында консультацияләр бирәчәк, файдалы уку-укыту программалары белән таныштырачак, юридик, бухгалтерлык, салым ярдәме күрсәтәчәк.
Ачык ишекләр көне кысаларында анда килүчеләр "Нетворкинг 24/7" мастер-классында катнаша алачак, ул Эшкуар йортының Уку үзәгендә (3 кат, "Юнысов" ауд.) 12.30 сәгатьтә булачак. Эшмәкәрләргә файдалы танышларны ничек табарга, теләсә нинди катлаулылыктагы мәсьәләне ничек хәл итәргә, инвестицияләрне ничек җәлеп итәргә һәм партнерларны ничек табарга өйрәтәчәкләр.
ТР ИМ матбугат хезмәте