Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев "Казаноргсинтез" ГАҖ директорлары Советы әгъзасы итеп сайланды. Советның яңа составы белән бүген "Казаноргсинтез" акционерларының 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары буенча гомуми җыелышында таныштырдылар. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары катнашында узды.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге "Казаноргсинтез"ның илебезнең нефть химиясе сәнәгатенең иң заманча һәм нәтиҗәле предприятиеләренең берсе булуын билгеләп үтте. Ул республика бюджетын булдыручы алдынгы предприятиеләр бишлегенә керә, капитализациянең үсеш динамикасы буенча Россиянең фонд базары лидерларының берсе булып тора. Аның сүзләренә караганда, "Казаноргсинтез" кебек динамик үсештәге шундый предприятиеләр булганга күрә республиканың икътисад үсешендә уңай темплар сакланып кала. "Татарстан мобильләштерелгән үз керемнәре күләме буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче уынны алып тора. Икътисадтагы уңышларына бәйле рәвештә республика тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән масштаблы социаль программаларны гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә андый программалар 38 инде", - дип хәбәр итте Татарстан Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, химия һәм нефть химиясе республика икътисадый үсешенең төп терәге булып калачак. Бу - "Стратегия-2030" өстенлеге. "Хисап елында компания 2025 елга кадәрге чорга яңа этаплы Үсеш программасын эшләүне төгәлләде. Аның уңышлы тормышка ашырылачагына безнең бернинди дә шигебез юк", - дип төгәлләде үз сүзен Рөстәм Миңнеханов.
ТР ИМ матбугат хезмәте