Күпфункцияле үзәкләр ("Минем документлар" офислары) кыскартылган эш режимына Россия көнендә һәм Ураза бәйрәмендә күчәчәк.
11, 12 һәм 15 июньдә КФҮ филиалларында - ял көннәре. 14 июньдә - бер сәгатькә кыскарак эш көне. 10 июньдә кабул итүләр Мәскәү, Яңа Савин, Зареченский, Идел буе, Көньяк, Зеленодольск, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт филиалларында гына алып барылачак. Бшка көннәрдә - күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.
ТР Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге белгечләренең ике проекты Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды ярдәмен алачак. Алар фәнни тикшеренүләр конкурсында җиңү яулады.
Казанда Эшкуар йортында "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциягә карамаган партнерлыгы" Ассоциациясенең Еллык әгъзалар гомуми җыелышы һәм Коллегия утырышы булды. "ИННОКАМ" Ассоциациясе әгъзалары 2017 елда эшчәнлек турында Еллык хисапны һәм 2017 финанс елы бухгалтерлык балансын расладылар, Коллегия әгъзаларын һәм Ревизия комиссиясе әгъзаларын сайладылар.
Россиядә быел 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Футбол икътисады" 2 нче Халыкара конференциясе була. Уңыш факторлары, ярышлар теориясе, турнирлар һәм матчлар стратегияләрен эшләү, дөнья чемпионатының финанс һәм социаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Катнашучылар футбол индустриясенең икътисадый, социаль һәм идарә мәсьәләләренә багышланган теоретик һәм эмпирик тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәк.
Россия Федерациясе белән Кыргызстан Республикасының икътисадый интеграциясендә цифрлы трансформациянең роле. Әлеге мәсьәлә Җиденче Россия-Кыргызстан регионара конференциясенең көн үзәгендә булачак, ул 2018 елның 15 июнендә Чиләбедә узачак. Чарада Россия һәм Кыргызстан хакимияте органнарыннан, хөкүмәтнеке булмаган оешмалардан, экспертлар берләшмәләреннән 400 якын вәкил катнашачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Норматив хокукый актларның җайга салу йогынтысын бәяләү буенча Экспертлар советы составына кертү өчен катнашучыларны сайлып алуны игълан итте. Үз кандидатурасын республиканың 18 яше тулган кешесе (дәүләт хезмәткәрләреннән тыш) тәкъдим итә ала.
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Мәскәүдә "Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингына йомгак ясау" һәм "Россия төбәкләренең конкуренциягә сәләтен күтәрү юллары" семинарында катнашты.
Эшкуарлыкка ярдәмнең нинди чаралары булу һәм аларны ничек алу турында бүген республика эшмәкәрләренә Ачык ишекләр көне кысаларында сөйләделәр. Чара Эшкуар йортында үтте. Татарстан Икътисад министрлыгы белгечләре ярдәм программалары һәм белем бирү семинарлары турында сөйләделәр, юридик, бухгалтерлык, салым ярдәме күрсәттеләр. Ачык ишекләр көне кысаларында эшкуарлар "Нетворкинг 24/7" мастер-классында катнаша алдылар.
Чимал булмаган экспортны арттыру буенча илкүләм проект хакында бу көннәрдә "проект остаханәсе"ндә фикер алышалар, аңа профильле министлыкларның һәм ведомстволарның структур бүлекчәләре җитәкчеләре генә түгел, ә экспорт белән шөгыльләнүче эшкуарлар да кергән.
Кече һәм урта бизнес вәкиллләре үз комментариеләрен һәм тәкъдимнәрен 2018 елның 12 июненә кадәр www.upgradelab.ru сайтында калдыра ала.
Мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:
- "Финанс-кредит ярдәме";