2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисад үстерү стратегиясенә үз башлангычын республиканың һәр кешесе кертә ала. Идеяләр рәсми сайтта кабул ителә: i.tatarstan2030.ru/ һәм "Татарстан – 2030" махсус мобиль кушымтасы аша.
Теләсә кайсы инициативага бәя биреп була. Аларның иң яхшылары Стратегия-2030 га кертеләчәк.
Сайтта, инициативалардан тыш, Стратегия-2030 ның хәзерге редакциясе, аның флагман проектлары белән, шулай ук яңалыклар тасмасында - Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән танышырга мөмкин,
Татарстан 2030 — глобаль конкуренциягә сәләтле тотрыклы төбәк, "Идел-Кама"ның үсеш драйверы, кеше капиталының, инфраструктура, икътисад институтларының, тышкы интеграциянең (Россиянең үзәк евразия төбәге) һәм эчке пространствоның үзара берегеп үсешенең сыйфаты буенча лидер; үсеш темплары алдан билгеләнгән, халыкара хезмәт бүленешенә нык кертелгән төбәк.
Стратегия барлык министрлыклар, ведомстволар, оешмалар, ассоциацияләр, муниципалитетлар, республиканың кызыксынулы кешеләре катнашында эшләнде.
ТР ИМ матбугат хезмәте