Биектау районында Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алыштылар. Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Социаль өлкә инновацияләре үзәге (СЮ КОга ярдәм итүнең ресурс үзәге) тарафыннан ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылган семинар узды.
Татарстан районнары Россиякүләм конкурсларында алдынгы позицияләрдә
Заманча аккумулятор батарейкаларын һәм ПАН-сүс җитештерү буенча расланган проектлар инде 2018 ел азагына кадәр үк Россиянең Сәнәгать министрлыгыннан субсидиар ярдәм алачак.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгать кластерларында катнашучыларның уртак проектларын сайлау буенча
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә 2018 елның 26 сентябреннән 8 октябренә кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан заявкалар кабул ителүе турында игълан ителә.
Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды (ТР Икътисад министрлыгы) микрозаймнар буенча яңа шартлар тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган брифингта фонд җитәкчесе Айдар Салихов хәбәр итте. Төп үзгәрешләр 2 параметрга кагыла – ставкага һәм теләктәшлек белдерелә торган эшчәнлек төрләренә.
1-2 октябрьдә Казанда (Николай Ершов урамы, 1А) 9.00 сәгатьтә IoT World Summit Russia 2018 булачак. Ул – Интернет әйберләр технологиясе буенча Бөтендөнья цифрлы саммит, анда Россия, АКШ, Ауропа һәм Азиядән цифрлы иң яңа технологияләрне гамәлдә куллану өлкәсендәге дөнья лидерлары очрашачак. Чара кысаларында IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, зур белешмәләр аналитикасы, ясалма интеллект, машина һәм тирәнтен укыту, киберкуркынычсызлык һәм блокчейн өлкәләрендәге алдынгы чишелешләр күрсәтеләчәк.
"ПОЗиС" АҖдә Махсус машина төзү үзәген булдыру 4 млрд сумга төшкән, аның 1 млрд сумы – компаниянең үз акчасы. Бу хакта бүген Үзәкне ачу тантанасында "Ростех" ДК башлыгы Сергей Чемезов хәбәр итте.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"ПОЗиС" Россиядә авиация, диңгез һәм коры җир артиллерия системалары өчен аз калибрлы хәрби припасларны төп җитештерүче булып тора. Ул гранатометлар өчен гранатлар, аз калибрлы патроннарның һәм пиропатроннарның барча палитрасын диярлек җитештерә. БДБ бу бердәнбер диярлек производство", – диде ачылу тантанасында Сергей Чемезов.
EPS-чистарту буенча сервис үзәге 2019 елның беренче кварталында Яр Чаллыда эшли башлаячак. Инвестиция проектын "Уналтынчы төбәк" сәнәгать мәйданчыгының "КАМА-Трейд Татарстан" ҖЧҖ идарәче компаниясе тормышка ашыра.
Әлеге проектны тормышка ашыруга 570 миллион сум акча кертелгән. Идарәче компаниянең җиһазлар сатып алу һәм инфраструктура төзү өчен кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнары капланачак. "% ставкасын субсидияләү
Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Түбән Камада "Пионер" сәнәгать паркында булды. Хәзерге вакытта мәйданчыкның 7 потенциаль резиденты бар.
Түбән Камада корычны цинклау производствосына берничә кытай компаниясе 60 миллион сум күләмендә инвестицияләр салырга ниятли.