1-2 октябрьдә Казанда (Николай Ершов урамы, 1А) 9.00 сәгатьтә IoT World Summit Russia 2018 булачак. Ул – Интернет әйберләр технологиясе буенча Бөтендөнья цифрлы саммит, анда Россия, АКШ, Ауропа һәм Азиядән цифрлы иң яңа технологияләрне гамәлдә куллану өлкәсендәге дөнья лидерлары очрашачак. Чара кысаларында IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, зур белешмәләр аналитикасы, ясалма интеллект, машина һәм тирәнтен укыту, киберкуркынычсызлык һәм блокчейн өлкәләрендәге алдынгы чишелешләр күрсәтеләчәк.
Сәламләү сүзләре белән чарада катнашучыларга Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итәчәк.
Чарага журналистларны аккредитацияләү түбәндәге электрон почта аша уздырыла: ygaraeva@redenex.org. ММЧ аталышын, вазыйфаны, ФИА һәм элемтәләрне күрсәтергә кирәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте