Аккредитация алу өчен заявкалар кабул итү игълан ителә

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә 2018 елның 26 сентябреннән 8 октябренә кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан заявкалар кабул ителүе турында игълан ителә.

Заявкалар Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәгендә түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., 125 каб., шулай ук Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге территориаль вәкиллекләрендә кабул ителә.

Конкурска заявкалар кабул итү вакыты:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр;

җомга: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International