Биектау районында "Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләре" семинары узды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Биектау районында Социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алыштылар. Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Социаль өлкә инновацияләре үзәге (СЮ КОга ярдәм итүнең ресурс үзәге) тарафыннан ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырылган семинар узды.

 СЮ КОга ярдәм итүнең ресурс үзәге җитәкчесе Антон Дыганов Татарстан районнарындагы КОның грант активлыгына анализ нәтиҗәләрен китерде һәм Биектау районы буенча белешмәләрне аерып күрсәтте, Татарстандагы Ресурс үзәкләренең эшчәнлеге турында, СЮ КОга финанс ярдәме программалары турында, СЮ КОның эшчәнлек нигезе буларак социаль проектлау турында, Казан федераль университетында КО өчен мәгариф программалары турында сөйләде. Моннан тыш, семинар кысаларында СЮ КО, бизнес һәм хакимият хезмәттәшлеге турындагы тема кузгатылды, шулай ук КО мәгълүмати ачык булуы һәм әлеге бурычны хәл иткәндә Татарстан Республикасында КО порталындагы мөмкинлекләр турында да сүз барды.

"Иҗади яшьләр академиясе" РИО вәкиле – "Яшел фитнес" социаль-спорт хәрәкәте" проекты белән РФ Президенты грантында җиңүче Егор Рафиков конкурсларда һәм грантларда катнашу тәҗрибәсе турында, "Капитан Грантов" проекты турында сөйләде һәм грант заявкаларын рәсмиләштерү буенча аңлаешлы формада презентация үткәрде: мәҗбүри элементлары, үзенчәлекләре һәм типик хаталар турында әйтте.

Райондагы КО вәкилләре 2019 елда грантларда катнашырга һәм сыйфатлы һәм социаль нәтиҗәле проектлар әзерләү буенча социаль проектлау эшенә һәм грантрайтингка өйрәнергә ниятлиләр.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International