Октябрьдә "Пионер" сәнәгать паркында буялган катламлы корыч җитештерә башларга ниятлиләр

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Түбән Камада "Пионер" сәнәгать паркында булды. Хәзерге вакытта мәйданчыкның 7 потенциаль резиденты бар. Шулардан берсе - "Камасталь" ҖЧҖ, Фәрит Габделганиев аның вәкилләре белән очрашты. Икътисад министрына хәбәр итүләренчә, буялган катламлы корыч производствосын быелның октябрендә сафка бастыру ниятләнә. Проект инвестицияләренең күләме - 428 миллион сум. Проектны гамәлгә ашыру 60тан артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International