Заманча аккумулятор батарейкаларын һәм ПАН-сүс җитештерү буенча расланган проектлар инде 2018 ел азагына кадәр үк Россиянең Сәнәгать министрлыгыннан субсидиар ярдәм алачак.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгать кластерларында катнашучыларның уртак проектларын сайлау буенча 10 сентябрьдә булып узган конкурс комиссиясе утырышына йомгак ясады.
Россия Сәнәгать министрлыгының 2018 елның 21 сентябрендәге боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Машина төзү кластерының "EFB технологияләре буенча аккумуляторлы батарейкалар җитештерү" (проектның инициаторы – "Барс Технолоджи" ҖЧҖ) һәм Төбәкара "Чикләре булмаган композитлар" сәнәгать кластерының "Заманча ПАН-сүс җитештерүне оештыру" (проектның инициаторы – "Алабуга-Волокно" ҖЧҖ) уртак проектлары сәнәгать кластерларының уртак проектлар реестрына кертелде. Кластер предприятиеләре, тиешенчә, 247,5 миллион сум һәм 497 миллион сум акчаны кайтарып бирмәү шарты белән алачак.
Сәнәгать кластерларында катнашучыларга субсидияләр импортны алмаштыра торган сәнәгать продукциясен җитештерү буенча заманча проектларны тормышка ашырганда чыгымнарның 50% кадәрге өлешен каплау өчен бирелә. 2018 елда Сәнәгать министрлыгына сәнәгать кластерларында катнашучылардан барлыгы 6.8 млрд сумнан артык субсидия таләп итүче 24 заявка тапшырылган.
Комиссия утырышы нәтиҗәсендә 2022 ел азагына кадәр планлаштырылган субсидияләр күләме 4,7 млрд сумлык 17 уртак проект хупланган. Шул ук вакытта проектларга бюджетныкы булмаган инвестицияләр күләме субсидияләр күләменнән 3 мәртәбә диярлек артыграк булачак һәм 13,8 млрд сум тәшкил итәчәк. 3,5 меңнән артык югары җитештерелешле эш урыны булдырылачак. Проектларның продукцияләре шулай ук ел саен якын һәм ерак чит илләрдә 1 млрд сумнан артык күләмдә экспорт потенциалына да ия.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте