Татарстанда Махсус машина төзү үзәге ачылды

2018 елның 21 сентябре, җомга

"ПОЗиС" АҖдә Махсус машина төзү үзәген булдыру 4 млрд сумга төшкән, аның 1 млрд сумы – компаниянең үз акчасы. Бу хакта бүген Үзәкне ачу тантанасында "Ростех" ДК башлыгы Сергей Чемезов хәбәр итте.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"ПОЗиС" Россиядә авиация, диңгез һәм коры җир артиллерия системалары өчен аз калибрлы хәрби припасларны төп җитештерүче булып тора. Ул гранатометлар өчен гранатлар, аз калибрлы патроннарның һәм пиропатроннарның барча палитрасын диярлек җитештерә. БДБ бу бердәнбер диярлек производство", – диде ачылу тантанасында Сергей Чемезов.

Үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиенең илебезнең оборонага сәләтле булуында стратегик әһәмияткә ия булуы хакында ассызыклады.

"Махсус машина төзү үзәге яхшы табыш китерә торган конкурентлылыкка сәләтле продукция булдыру мөмкинлеген бирәчәк", – диде Рөстәм Миңнеханов.

Предприятиедә җитештерүнең йомык циклы бар – анда гильзалар һәм снарядлар әзерләнә, шулай ук хәрби припасларны сынау полигоны да бар.

Проект "2011-2020 елларга РФ оборона-сәнәгать комплексын үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында тормышка ашырылган. Үзәккә булган инвестицияләр 4 млрд сумнан артып китә.

Белешмә өчен:

Яңа машина төзү комплексы төбәктәге иң зур ОСК предприятиеләренең берсе булган "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе базасында төзелгән ("ПОЗиС" Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концерны составына керә). Үзәк хәрби билгеләнештәге продукцияне автомат җитештерүне тәэмин итә торган заманча цифрлы линияләр белән тәэмин ителгән.

Махсус машина төзү үзәге – яңартылган җитештерү комплексы, биредә дөнья дәрәҗәсендәге заманча югары технологияле җиһазлар урнаштырылган. Әлегәчә биредә 50-80 еллар технологиясе кулланылып килгән – энергияне сарыф итүче, күп хезмәт таләп итә торган, заманча экология таләпләренә җавап бирмәгән. Техник модернизация нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген 2,2 мәртәбәгә арттыру мөмкин булган, ә энергияне куллану дәрәҗәсе 1,5 мәртәбәгә киметелгән һәм эшләнмәләрнең аз серияле һәм зур номенклатуралы шартларында җитештерүдән табыш алу күләмен арттырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International