EPS-чистарту буенча сервис үзәге 2019 елның беренче кварталында Яр Чаллыда эшли башлаячак. Инвестиция проектын "Уналтынчы төбәк" сәнәгать мәйданчыгының "КАМА-Трейд Татарстан" ҖЧҖ идарәче компаниясе тормышка ашыра.
Әлеге проектны тормышка ашыруга 570 миллион сум акча кертелгән. Идарәче компаниянең җиһазлар сатып алу һәм инфраструктура төзү өчен кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнары капланачак. "% ставкасын субсидияләү" программасы кысаларында быел, узган ел аналогиясе буенча, җитештерүче 5 миллион сум акча алачак. Финанс ярдәмен Икътисад министрлыгы каршындагы "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка теләктәшлек белдерү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге" ДКУ күрсәтә.
Әлеге производство тигезләү юлы белән алынган юка металл табактан касмакларны югары сыйфатлы итеп чистартырга булышачак. Нәтиҗәдә өслек тагын да бертөрле һәм тигезрәк була, материал тутыкка каршы тотрыклылык ала һәм алга таба саклау өчен майлауны таләп итми. EPS-чистарту технологиясе кислота белән агулауга карата экологик куркынычсыз альтернатива буларак эшләнгән. Югары технологияле җиһазларны куллану әйләнә-тирәлеккә булган ташландыкларны чикләү мөмкинлеген бирә. Җитештерү тармагы зур булмаган территорияне биләп тора һәм югары оператив сарыфлар таләп итми.
Компания генераль директорының үсеш буенча урынбасары Виктор Бутон сөйләгәнчә, хәзер Америкадан җиһаз сатып алына. Аның сүзләренә караганда, моңа охшаш проект илнең бары тик шул өлешендә генә тормышка ашырыла. "Россия, Ауропа һәм Азия өчен EPS-чистарту технологиясе уникаль булып тора", – дип аңлатты ул. Аның сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 131 эш урыны булдырылачак. 2020 елга кадәр эшкәртү күләме елына 120 мең тоннага кадәр җитәр, дип көтелә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте