Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды (ТР Икътисад министрлыгы) микрозаймнар буенча яңа шартлар тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган брифингта фонд җитәкчесе Айдар Салихов хәбәр итте. Төп үзгәрешләр 2 параметрга кагыла – ставкага һәм теләктәшлек белдерелә торган эшчәнлек төрләренә.
2018 елның 31 декабренә кадәр Фонд ставкасы елына 7.5%ка кадәр киметелгән. Бу банклардагы ставкалар арттырылган шартларда эшкуарларга ярдәм итү максатында эшләнгән.
Фонд сәүдә белән шөгыльләнүче эшкуарлардан заявкалар кабул итә башлады.
Эшкуарлар өчен микрозайм шартлары:
Микрозаймнар "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" 209-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән таләпләргә җавап бирә торган һәм Кече һәм урта эшкуарлыкның бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта бизнес субъектларына 3 елга кадәрле срокка 100 000 сумнан башлап 3 000 000 сумга кадәр бирелә.
300 мең сумга кадәр займны тәэмин итү төрләренең берсе буенча алырга мөмкин: юридик затлар өчен үз бизнесларын ышанып тапшыру яки шәхси эшкуарлар өчен өченче затларның түләү йөкләмәсе буенча җаваплылыкны үз өстенә алуы яки залог. 300 мең сумнан артыграк займ алу өчен түләү йөләмәсе буенча җаваплылыкны үз өстенә алучы да, залог та таләп ителә. Залог сыйфатында торак һәм коммерцияле күчемсез мөлкәт, җир кишәрлекләре, автотранспорт һәм җиһазлар кабул ителә.
Займ алу мәсьәләсендәге кирәкле барлык мәгълүматларны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., тел.: 524-90-90, шулай ук Фондның рәсми сайтында: http://fpprt.ru/
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте