ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы буенча Илкүләм рейтинг нәтиҗәләрен тәкъдир итүгә һәм тикшерүгә багышланган "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" (СИА) семинарында катнашты.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту төркеме "Химград" технополисы территориясендә урнашкан "Тасма-Инвест-Торг" ҖЧҖ идарәсендәге шәхси индустриаль паркта булды.

Илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме үзенең Казанга булган визитын Татарстан Республикасы Дәүләт Советында икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашында узган киңәшмәдән башлап җибәрде.


21
июнь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы транспорт чараларын яңадан җиһазландыру һәм техник хезмәт күрсәтү пунктларына аккредитация узарга чакыра, ул «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасы кысаларында субсидияләр алырга мөмкинлек бирә.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2019 елның 27 июндә 13:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясенең утырышы булачак.

Бүген Якутск шәһәрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең V Бөтенроссия юбилей форумы старт алды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнаша.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Республикада 2017 елдан бирле эшләп килүче Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе 1 млрд 870 млн сумлык лизинг килешүләрен хуплады.

«Кайнау ноктасы – Казан» коллектив эш киңлегендә узган семинарда инновацион идеяләрне тормышка ашыру һәм ярдәм программаларында катнашу турында фикер алыштылар.

Бүген Казанда һәм Чистайда эшкуарлар өчен «Бизнес мәктәбе» белем бирү проекты старт алды. Бу - Сбербанктан, «Эшлекле мохит» АҖ компаниясеннән һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан бизнесны башлау һәм үстерү өчен түләүсез программа.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның биш аенда КФҮгә килүчеләр бизнес өчен 6 меңнән артык хезмәттән файдаланган, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән ике тапкыр артыграк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International