Татарстанда «Бизнес мәктәпләре»ндә укулар башланды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Бүген Казанда һәм Чистайда эшкуарлар өчен «Бизнес мәктәбе» белем бирү проекты старт алды. Бу - Сбербанктан, «Эшлекле мохит» АҖ компаниясеннән һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан бизнесны башлау һәм үстерү өчен түләүсез программа.

Белем бирү программасы курсы 2 атна тәшкил итәчәк. Бу вакыт эчендә катнашучылар әйдәп баручы экспертлардан һәм уңышлы эшләүче Россия эшкуарларыннан лекцияләр һәм вебинарлар тыңлаячак һәм бизнес ачу, компаниянең керемен арттыру өчен нәтиҗәле гамәли инструментларны үзләштерәчәк.

«Бизнес мәктәбе» программасы Татарстанның башка шәһәрләрендә дә тормышка ашырылачак. Чаллы эшкуарлары белемнәрен арттыра инде. Иртәгә проектка Түбән Кама бизнесменнары да кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International