«Кайнау ноктасы – Казан» коллектив эш киңлегендә узган семинарда инновацион идеяләрне тормышка ашыру һәм ярдәм программаларында катнашу турында фикер алыштылар. Чарада 20дән артык гариза бирүче компания вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Микрофинанслау үзәге җитәкчесе урынбасары Рәмзил Гатауллин, җәмәгать вәкиле-эксперт Петр Баскевич спикерлар буларак чыгыш ясады.
Республика инноваторлары «Умник», «Старт», «Коммерцияләштерү», «Кооперация», «ЯИИҮ», «Үсеш», «Күпер», «Интернациональләштерү» программалары кысаларында конкурсларга дәгъва итә ала, дип билгеләп үтелде. Алар яңа югары технологияле компанияләрне төзүгә һәм гамәлдәгеләрен үстерүгә, фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерүгә юнәлдерелгән. Конкурста җиңүчеләр 500 меңнән 20 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин.
2018 елда Инновацияләргә ярдәм фонды 360,4 млн. сумлык 100дән артык Татарстан проектын хуплады. Хупланган гаризалар саны буенча Татарстан алдынгы биш төбәк арасына керә. Республика ирешелгәннәрдә туктап калмый. Хәзер грант конкурсларында катнашу өчен яңа проектлар эшләнә.