Бүген илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту төркеме "Химград" технополисы территориясендә урнашкан "Тасма-Инвест-Торг" ҖЧҖ идарәсендәге шәхси индустриаль паркта булды.
2019-2021 елларда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында индустриаль паркның өченче чиратындагы 7 объектны реконструкцияләү планлаштырыла, дип сөйләде Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Парк инфраструктурасы үсешенә барлыгы 1,033 млрд. сум инвестицияләнәчәк. Аның 500 млн сумы – федераль бюджеттан, 117,3 млн сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан, бюджеттан тыш акчалар 415,8 млн сум тәшкил итәчәк.
Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, киләчәктә парк территориясендә тагын 47 резидент барлыкка киләчәк, аларда 400 артык яңа эш урыны булдырылачак. Бүгенге көндә парк резидентлары булып 651 кеше эшли торган 59 компания тора.
2018 ел нәтиҗәләре буенча парк резидентларының товар продукциясен җитештерү күләме 1,52 млрд. сум тәшкил итә. 2018 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре 159,9 млн. сум тәшкил иткән.
"Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларында биш төбәк проекты эшләнгән һәм расланган. 2019 елда илкүләм проект кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүгә 2,4 млрд. сум юнәлдереләчәк.
Өстәмә финанслауны исәпкә алып, Татарстан Республикасы бүген КУЭ илкүләм проекты буенча федераль бюджеттан җәлеп ителгән акча күләме буенча төбәкләр арасында беренче урында тора (1,3 млрд сум).
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең төп күрсәткечләре буенча ("саны", "исәбе", "әйләнеше") Татарстан Идел буе федераль округында – 1 урында.
Шулай ук төркем эше кысаларында катнашучылар "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы белән дә танышты. Төркем Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә вакуум җиһазлары җитештерү буенча эре предприятиегә – "Вакууммаш" АҖ, шулай ук югары технологияле медицина симуляторлары эшләү һәм җитештерү буенча махсуслашкан "Эйдос-медицина" ҖЧҖ компаниясенә килеп китте.