2019 елның биш аенда КФҮгә килүчеләр бизнес өчен 6 меңнән артык хезмәттән файдаланган, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән ике тапкыр артыграк.
Иң популяр хезмәтләр булып ҖЧҖ һәм ИПне дәүләт теркәвенә алу, күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу, дәүләт ярдәме алу буенча, продукцияне экспортка чыгару буенча хезмәтләр һәм үзмәшгульләр өчен консультацияләр тора.
«Бизнес өчен КФҮнең төп өстенлеге - аның уңайлылыгы: без кирәкле документларны кабул итү, теркәү һәм бирү һәм бер үк вакытта үзара бәйле берничә хезмәт алу өчен бердәм урын булдырдык. Динамика бүген бизнес өчен КФҮләргә эшкуарлар тарафыннан ихтыяҗ барлыгын күрсәтә, - дип шәрехли Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Моннан тыш, бүген эшкуар КФҮтә Икътисад министрлыгы, КУЭ Корпорациясе һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды программалары буенча консультация алырга, шулай ук бизнес алып баруның барлык аспектлары буенча семинарлар, лекцияләр һәм мастер-класслар турында белергә мөмкин».
Бизнес өчен флагман күпфункцияле үзәге Эшкуар йортында 2017 елда ачылды. Анда 6 кабул итү тәрәзәсе эшли, эшкуар «Бер тәрәзә» режимында 100дән артык хезмәт алырга мөмкин. 2018 елда бизнес өчен КФҮ хезмәтләреннән 4 меңнән артык уникаль КУЭ субъекты файдаланган, аларга 15 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән.