Казанга "Бердәм Россия" Генераль Советы Президиумының илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме килде

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме үзенең Казанга булган визитын Татарстан Республикасы Дәүләт Советында икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашында узган киңәшмәдән башлап җибәрде.

Министр республикада 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде, төркем әгъзаларында визит кысаларында планлаштырылган объектларны карау барышында алар белән танышу мөмкинлеге булачак, дип билгеләп үтте.

"Татарстан икътисад һәм социаль өлкәнең өстенлекле өлкәләренә кагылышлы 49 төбәк проектын гамәлгә ашыру йөкләмәсен үз өстенә алды. Аларда без 2024 елга кадәр ирешергә тиешле максатчан күрсәткечләр һәм нәтиҗәләр билгеләнде", – дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Бүген федераль үзәк белән максатчан күрсәткечләргә ирешү турында 49 килешү төзелгән, калган 6 килешү буенча оештыру мәсьәләләре федераль дәрәҗәдә хәл ителә.

Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру максатларында федераль бюджеттан субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертлар бирү өчен 36 килешү төзелде.

Бүгенге көндә илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми суммасы 8,1 млрд. сумлык 192 дәүләт контракты төзелгән инде.

Гомумән, 2019 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 21,4 млрд сум акча юнәлдереләчәк, шул исәптән 16,8 млрд сум – федераль бюджеттан һәм 4,6 млрд сум – төбәк бюджетыннан.

Беренче өч елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44,7 млрд сум юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан – 34,1 млрд сум, республика бюджетыннан – 10,6 млрд сум.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту төркеме әгъзалары бүген 21-нче номерлы Шәһәр поликлиникасына, 1 нче балалар республика клиник хастаханәсенең консультатив поликлиникасына, Р. Гәрәев урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәпкә һәм "Весна" торак комплексындагы 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасына, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетына, Казанның дәүләт яшь тамашачы театрына, Яшел Үзән муниципаль районының Бело-безводненск китапханәсенә, Казан шәһәре Идел Буе районының ләм кырларына, Столбище кишәрлеге урманчылыгына, "ВАКУУММАШ" АҖ, "Эйдос-медицина" ҖЧҖ, "Химград" технополисына һәм Иннополиска барачак.

Визит ахырында партия активы белән видеоконференция режимында очрашу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International