Татарстан Икътисад министрлыгы Бөтенроссия дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр форумында катнаша

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Якутск шәһәрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең V Бөтенроссия юбилей форумы старт алды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнаша.

Форум программасы пленар сессияләр һәм эксперт дискуссияләр үткәрүне үз эченә ала. Фикер алышу өчен төп темалар КФҮ эшчәнлеген оештыру, федераль башкарма хакимият органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары белән хезмәттәшлек итү, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, хезмәт күрсәтү системаларының халыкара эш тәҗрибәсен күзәтү булачак. Шулай ук дәүләт идарәсенең санлы трансформациясе шартларында «Минем документлар» – «КФҮ 2.0» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре системасының яңа форматлы концепциясен карау ниятләнә.

Пленар утырыш ахырында катнашучылар клиентларны җәлеп итүне арттыру программасы турында фикер алышачак, Россия һәм халыкара тәҗрибә белән танышачак.

Форум үз эшен 22 июньгә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International