Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен гаризалар кабул ителүе турында игълан итә.
Хөрмәтле галимнәр һәм инженерлар, техниклар һәм идея бирүчеләр!
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Август-Алабуга" заводы ачылды. Чарада икътисад министры урынбасары Индира Киреева катнашты.
Казанда "Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры" коммерциясез партнерлыгы" ассоциациясенең коллегия утырышы узды, анда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
Татарстан халкы җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру узарга чакырыла.
2019 елда икенче Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Проектларны 31 июльгә кадәр җибәрергә мөмкин.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елның I кварталы өчен "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыру буенча Россия субъектлары рейтингын тәкъдим итте.
2019 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды эшкуарларга 130 млн. сумнан артык финанслау җәлеп итәргә ярдәм итте. Ярдәм "Авылда эшкуарлык" программасы кысаларында күрсәтелде.
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы эш төркеменең Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов рәислегендә утырышы узды. Татарстан Республикасыннан эш төркеме утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Россия Федерациясе Федераль сак хезмәте Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк белән берлектә "Бизнеска административ йөкләнеш дәрәҗәсен бәяләү" экспертлары арасында сораштыру үткәрә.