Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы транспорт чараларын яңадан җиһазландыру һәм техник хезмәт күрсәтү пунктларына аккредитация узарга чакыра, ул «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасы кысаларында субсидияләр алырга мөмкинлек бирә.
Программа Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Газпром» белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Аккредитацияләнгән пунктларга транспорт чараларын метанга күчерү нәтиҗәсендә алынмаган табыш кайтарыла. Техника төренә карап чыгымнарның 30 процентына кадәр субсидияләнә.
Яңадан җиһазландыру пунктларына аккредитация алу һәм катнашу өчен «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ һәм ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк.
Документлар исемлеге белән сайтта: http://mert.tatarstan.ru/rus/programma-po-perevodu-ts-na-gazomotornoe-toplivo.htm яки түбәндәге телефон аша - 236-04-83 -танышырга мөмкин.