Агымдагы елның беренче кварталы йомгаклары буенча сәнәгать парклары резидентлары җитештерә торган продукция Татарстан Республикасының барлык сәнәгать җитештерүе күләменең якынча 10% өлешен алып тора. 2024 елда резидент компанияләрнең гомуми әйләнеше 560 миллиард сумнан артып киткән.
2025 елга төбәктә 189 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм ремонтлау планлаштырыла, алар арасында 18 сырхауханә, 151 фельдшер-акушерлык пункты, 11 табиб амбулаториясе һәм башка медицина учреждениеләре бар.
Гомуми инвестицияләр күләме 5,1 млрд сум булган 9 инвестиция проекты «Түбән Кама» АҮС һәм «Чаллы» АҮС эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкаларны карау комиссияләре тарафыннан тыңланды.
«Елның яшь сәнәгатьчесе» төп титулына Татарстаннан «ФЕРРИ ВАТТ» югары технологияле компаниясе генераль директоры 34 яшьлек Ярослав Желонкин лаек булды.
Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан предприятиеләренең МСП.РФ цифрлы платформасының «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисында нәтиҗәле эшләве төбәкне РФдә алдынгы урынга чыгарды.
2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан бизнесы Республика маркетинг үзәге ресурсларында 115 млрд.сумнан артык табыш алган, бу узган елның шушы чорына караганда 26 млрд.сумга күбрәк.
2025 елның 7 июленнән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган аккредитацияләнгән индустриаль (сәнәгать) паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләре тарафыннан кулланылган электр энергиясе чыгымнарын түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр алуга гаризалар кабул итә башлый.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында агымдагы елның 1 яртыеллыгында башкарма хакимиятнең төбәк органнары белән контроль өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру буенча башкарылган эшкә йомгаклар ясалды.
Татарстанның 30 компаниясе үз товарларын халыкара базарларда «Россиядә эшләнгән» бердәм милли бренды астында тәкъдим итә. Продукциянең сыйфатын һәм үзебезнең ил җитештерүчесенең ышанычлылыгын раслый торган маркировка «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектына керә. Ул чимал булмаган продукция экспортын арттыруга, аның танылуын һәм чит ил партнерлары тарафыннан ышанычны арттыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2025 елның 1 яртыеллыгында муниципаль районнарда контроль өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру эшенә йомгаклар ясалды.