Татарстан Республикасы «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Максатчан стратегия нәтиҗәсендә Татарстан соңгы ун елда сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алды: төбәккә туристлар агымы 2 мәртәбә диярлек артты.
2025 елда, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән килешү буенча, республиканың туристлык тармагына ярдәм итү өчен 276 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, 2024 елда модульле йортлар төзү буенча проектларны сайлап алу конкурсы башланды. Катнашуга гаризалар җыю агымдагы елның апрелендә ябылган иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Татарстанның 29 проекты 536 млн.сумнан артык финанслау алган.
«Туристлык өчен кадрлар» федераль инициативасы кысаларында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетына 112 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу акчалар өстәмә белем бирү, яңадан һөнәри әзерлек узу һәм квалификация күтәрү программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.
Ярдәм программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә соңгы ун елда республикага туристлар агымы 2 мәртәбә диярлек артты, чиктәш тармакларны исәпкә алып, туристлык өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме шулкадәр үк артты, номерлар фонды үсеше шулай ук ике мәртәбә диярлек үсеш күрсәтте.
Бүгенге көндә Татарстан туристлар агымы күләме буенча Россиядә 7 нче урында тора, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Краснодар крае һәм Кырымнан кала. Идел буе федераль округында республика лидер булып тора.
Номер фонды күләме буенча Татарстан Россия Федерациясендә 6 нчы урынны (Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Кырымнан соң) һәм Идел буе федераль округында 1 нче урынны алды.
Татарстанга Россиянең барлык төбәкләреннән туристлар килә, иң күп туристлар Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Ленинград өлкәсеннән, Башкортостан Республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Свердловск өлкәсеннән, Самара өлкәсеннән, Ульяновск өлкәсеннән, Мари Эл Республикасыннан, Чуашия Республикасыннан, шулай ук чит илләрдән килә.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының төп туристлык үзәкләре булып Казан, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрлеге, Алабуга, Тәтеш, Чистай тора. Кама Тамагы, Алексеевск, Лаеш, Мамадыш авылларында туристлык потенциалы зур.