Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан бизнесын Халыкара социаль эшкуарлык көне белән котлады

2025 елның 28 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара социаль эшкуарлык көне белән котлыйм!

Социаль эшкуарлар, эшлекле инициативаны һәм иҗтимагый яхшылыкка омтылуны берләштереп, тотрыклы үсешкә зур өлеш кертәләр. Сезнең проектлар кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырта торган мөмкинлекләр тудырып, җәмгыятьнең актуаль бурычларын хәл итәргә ярдәм итә.

Социаль эшкуарлык институты хәзерге икътисадта мөһим урын алып тора. Ул эшкуарлык активлыгының икътисадый үсешкә ничек ярдәм итә алуын һәм социаль өлкәдә уңай үзгәрешләр чыганагы булып хезмәт итә алуын күрсәтә.

Сезгә киләчәктә дә уңышлар, кыю инициативаларның тормышка ашуын, шулай ук алга бару өчен илһам һәм энергия телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International