XV Чебоксар икътисадый форумында партнерлык финанслары өлкәсендә законнарны камилләштерү турында фикер алыштылар

2025 елның 27 июне, җомга

2025 елның 27 июнендә XV Чебоксар икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Геннадьевич Аксаков белән эшлекле очрашуы булды.

Очрашуның төп темасы «Партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салу билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» федераль закон проектын эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр турында фикер алышу булды. 

Очрашу барышында эксперимент срокларын озайту, килешү төрләрен киңәйтү, стандартлар системасын кертү кебек төп нигезләмәләр каралды. Икенче укылышка әзерлек кысаларында закон проекты текстын камилләштерү буенча мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр каралды.

Очрашу йомгаклары буенча закон проектын икенче укылышка әзерләү һәм уртак чаралар уздыруны да кертеп, партнерлык финанславы буенча экспериментның киләсе этабын гамәлгә ашыру кысаларында алдагы адымнар килештерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International