Татарстанда үзмәшгульләр саны 400 меңнән артып китте

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда үзмәшгуль гражданнар саны арта. Ел башыннан, 2025 елның гыйнварыннан июленә кадәр, һөнәри керемгә салым кулланучы гражданнар саны 13% ка диярлек артып, 400 мең кешедән артып киткән. 

2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда үзмәшгульләр санының үсеше 60 мең кешедән артып китә һәм 18% үсеш күрсәтә. Махсус салым режимы эшли башлаганнан бирле, Татарстан үзмәшгульләре тарафыннан 146 млн. чектан артык эш башкарылган, 240 млрд.сумга якын суммар керем алынган, ә түләнгән салымнарның гомуми суммасы 8,8 млрд.сум тәшкил иткән.

Үзмәшгульләр арасында иң популяр юнәлешләр булып ремонт һәм төзелеш, транспорт һәм мәгълүмат хезмәтләре, шулай ук үзләре җитештергән продукция һәм фатирлар арендалау тора.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары белән берлектә үзмәшгульләргә төрле дәүләт ярдәме чараларын күрсәтә, шул исәптән дәүләт гарантияләре, ярминкәләрдә катнашу һәм продукцияне маркетплейсларга чыгаруда ярдәм итү. Ярдәм "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты буенча күрсәтелә.

Мәгълүмати-консультацион ярдәмне "Минем бизнес" үзәгенең бизнесны яклау чаралары буенча Бердәм элемтә үзәгендә 524-90-90 телефоны буенча яисә Эшкуарлык ярдәм  фонды сайтында алырга мөмкин: fpprt.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International