Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Чебоксар икътисад форумында катнашты

2025 елның 27 июне, җомга

Чебоксарда бөтен Россиядән әйдәп баручы экспертларны, хакимият органнары һәм эшлекле даирә вәкилләрен берләштергән ЧЭФ'25 икътисадый форумы узды. Төп темалар технологик суверенитет, сәнәгатьнең тотрыклылыгы, цифрлы финанслар, эшмәкәрлек һәм креатив икътисад үсеше булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Дәүләт Думасының Финанс базары буенча комитетының «Финанс исәп-хисапларының яңа ысуллары. Законнар белән җайга салу һәм практика» түгәрәк өстәл утырышын һәм «Җаваплылыкны аңлап, киләчәкне планлаштырабыз» пленар сессиясен дә кертеп,  форумның төп чараларында катнашты.

Фикер алышу барышында цифрлы сум, цифрлы финанс активлары (ЦФА), инвестиция процессларын үстерүгә һәм монетар сәясәтнең икътисадка йогынтысына аерым игътибар бирелде. Аерым сессияләр инновацияләрне стимуллаштыруга һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итүгә багышланган иде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә: «Форумның бүгенге көн тәртибе Россия икътисады үсешенең хәзерге этабының төп өстенлекләрен чагылдыра: технологик суверенитетны ныгыту, тотрыклы сәнәгать базасын формалаштыру, эшмәкәрлекне үстерү һәм инвестицион активлыкны стимуллаштыру. Татарстан һәм Чувашия – бай сәнәгать һәм мәдәни традицияләргә ия төбәкләр, алар арасында ышанычлы партнерлык төзелгән. Без импортны алмаштыру, инфраструктураны үстерү, яңа финанс инструментларын кертү мәсьәләләрендә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Партнерлык (ислам) финанслары өлкәсендә инициативаларыбызны хуплавы өчен Анатолий Геннадьевич Аксаковка рәхмәт белдерәбез. Икътисадны диверсификацияләү һәм тотрыклы үсешнең яңа формаларын эзләү шартларында мондый алымнарны үстерү аеруча актуаль. Узган ел гына да Татарстан Республикасы белән Чуашстан Республикасы арасында товар әйләнеше 25% ка артты, һәм бу безнең регионнар арасында кооперация һәм ышанычның югары дәрәҗәсендәге күрсәткеч».

Форум кысаларында шулай ук Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе А.Г.Аксаков, Чуашстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Д.Краснов, Россия Банкы рәисе киңәшчесе К.Тремасов, Россия банклары ассоциациясе президенты Д.Липаев, «Банк ПСБ» ГАҖ вице-президенты — инфраструктура проектлары үзәге һәм ДЧП директоры Д.А.Федорищев һәм эшлекле һәм башка вәкилләр белән эшлекле очрашулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International