Казандагы БизнесФестта 2 меңнән артык эшкуар һәм топ-спикер катнашты

2025 елның 27 июне, җомга

26 июньдә  Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта киң колачлы Бизнес-Фест узды, анда Татарстаннан 2 меңнән артык эшкуар җыелды. Чараны Россиянең «Сбербанк» оештырды. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы бизнесны үстерү төбәк институтлары – Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Гарантия фонды һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә стенд тәкъдим иттеләр. Стендта оешма белгечләре «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча күрсәтелә торган актуаль ярдәм чаралары турында консультацияләр уздырды.

Чара барышында катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, уңышлы кейслар белән таныштылар һәм бизнеста заманча трендлар турында белделәр. Фестиваль программасында әйдәп баручы экспертлар һәм эшкуарлар чыгыш ясады, алар арасында коммуникацияләр буенча федераль спикер Айнур Зиннәтуллин, «Мосигра» кибетләр челтәренә нигез салучы Дмитрий Кибкало, «4hands» маникюр студияләре челтәре хуҗасы Татьяна Шутова, SPLAT Global бренд-директоры Анастасия Нидзий бар иде. 

Спикерлар практик киңәшләр һәм уңыш тарихлары белән уртаклаштылар. Ясалма интеллект кертү, шәхси брендны үстерү һәм сатуның нәтиҗәле инструментларына аерым игътибар бирелде. Эшкуарлар алдында шулай ук Сбербанкның «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Руслан Сәлимов чыгыш ясады.

«Эшлекле бергәлеккә ярдәм итәргә омтылып, без Казанда БизнесФестта катнашучылар өчен бай белем бирү программасын эшләдек, ул бизнеска үсәргә, яңа мөмкинлекләр табарга һәм базарда үз позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәк», — дип билгеләде спикер. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International