Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать кысаларында республика башлыгы төбәктә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте.
Финалистлар арасына Питрәч районы һәм Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлеге керде.
Муниципаль стратегияләрнең VI конкурсы ярымфиналына йомгак ясалды. Финалистлар эксперт жюрие әгъзалары тарафыннан гаризаларны читтән торып бәяләү юлы белән билгеләнде.
Татарстанда интернет-сәүдә базары тиз рәвештә үсә бара. 2018 ел нәтиҗәләре буенча республикада ваклап сатуның гомуми күләмендә аның өлеше, 1,7% булган гомумроссия күрсәткече фонында, 1,3% тәшкил итте.
Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) субъектларны үстерүнең иң яхшы социаль-икътисадый практикалары Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясады. Анда илнең 80 регионыннан барлыгы 1452 гариза килгән, алар сигез төп номинация буенча бүленгән: "Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык", "Шәһәр үсеше һәм инфраструктура", "Экология һәм табигатькә сакчыл караш", "Туризм һәм мәдәният", "Бизнеска ярдәм итү һәм экспортны үстерү", "Социаль иминлек", "Фән һәм мәгариф", "Цифрлы үсеш". Конкурска 80 практика тәкъдим иткән Татарстан Республикасы практикалар һәм карарлар саны буенча лидер булды.
Төбәк квалификация комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының «үстерү» буенча чараларда катнашуга яңа гаризаларын карап үтте.
Россия Федерациясе хөкүмәте ел саен үткәрелә торган «Милли үсеш» Бөтенроссия форумын үткәрү турында карар кабул итте.
24 сентябрь 13: 00 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында (Профессор Нужин 1/37 ур., 220) «Ваклап сату онлайн-сәүдәсе. Глобаль, милли һәм региональ перспективалар» темасына ток-шоу үтәчәк.
Кытай Халык Республикасының базарларын күзәтү буенча дәүләт идарәсе вәкилләре Мәскәүдә БРИКС эгидасы астында узган «БРИКС конкурентлы ведомстволарының хезмәттәшлегенә 10 ел: нәтиҗәләр һәм перспективалар» дигән конференциядә катнашканнан соң, Казанда булып кайттылар.
2019 елның 19 сентябрендә имзаланган «АК БАРС БАНК» ГАҖ һәм «Иннокам» Ассоциациясе арасында озак сроклы хезмәттәшлек турында килешү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә республикада гамәлгә ашырыла торган «үстерү» программасына үзенә күрә бер өстәмә булачак. Тарафлар программада катнашучыларга, ягъни кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, бизнесны үстерү өчен чаралар комплексы бирү турында килештеләр, шул исәптән экспорт базарларында төбәк ширкәтләренең товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр һәм интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре аша да.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елның икенче кварталында күп функцияле үзәкләр эше буенча төбәкләр рейтингын бастырып чыгарды.