Татарстанлы катнашучылар муниципаль стратегияләр–2019 конкурсы финалына узды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Финалистлар арасына Питрәч районы һәм Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлеге керде.

Муниципаль стратегияләрнең VI конкурсы ярымфиналына йомгак ясалды. Финалистлар эксперт жюрие әгъзалары тарафыннан гаризаларны читтән торып бәяләү юлы белән билгеләнде.

«Авыл муниципаль районының иң яхшы стратегиясе-2019» номинациясендә җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы да бар иде. «Авыл җирлегенең иң яхшы стратегиясе-2019» номинациясендә җиңү өчен Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлеге көрәшәчәк.

Һәр номинация буенча финалга 3әр катнашучы үтте.

Нәтиҗәләр 2019 елның 28 октябрендә Санкт-Петербургтагы Стратеглар форумының беренче көне кысаларында ясалачак.

Муниципаль берәмлекләр стратегияләре ел саен стратегик планлаштыру Федераль конкурсларында катнашалар. Форумны үткәрү чорында Стратегия-2030 «Стратегияне визуальләштерү» номинациясендә җиңү яулады, ә Казан, Яр Чаллы, Чистай, Менделеевск, Әлмәт, Түбән Кама муниципаль районнарының муниципаль стратегияләре муниципаль стратегияләр конкурсларында беренче урыннарны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International