Татарстан Республикасы КФҮләре федераль дәрәҗәдә югары бәя алдылар

2019 елның 20 сентябре, җомга

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы 2019 елның икенче кварталында күп функцияле үзәкләр эше буенча төбәкләр рейтингын бастырып чыгарды.

Аның нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы КФҮ челтәре эшчәнлеген оештыруның эффективлыгы югары дәрәҗәдә булган төбәкләр төркеменә керде.

Россия субъектлары киләсе күрсәткечләр буенча бәяләнделәр: «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне алу мөмкинлегенә ия булган гражданнар өлеше; КФҮ тарафыннан мәҗбүри исемлектән күрсәтелә торган хезмәтләр саны; КФҮ эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә һәм бердәм фирма стиленә туры килү. Шулай ук дәүләт хезмәтләре сыйфатын мониторинглауның мәгълүмати-аналитик системасын куллану да исәпкә алынды.

Бүген Татарстан Республикасының КФҮ челтәре республиканың барлык муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы 57 КФҮ офисын һәм 1 меңнән артык кеше яшәгән 281 авыл һәм шәһәр җирлекләрендә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүче 292 тәрәзәсен үз эченә ала. Һәр КФҮтә 180 төрдән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәте алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International