Ак Барс банкы һәм «Иннокам» ның стратегик хезмәттәшлеге Татарстан Республикасы предприятиеләренең тышкы сәүдә әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 19 сентябрендә имзаланган «АК БАРС БАНК» ГАҖ һәм «Иннокам»  Ассоциациясе арасында озак сроклы хезмәттәшлек турында килешү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә республикада гамәлгә ашырыла торган «үстерү»  программасына үзенә күрә бер өстәмә булачак. Тарафлар программада катнашучыларга, ягъни кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, бизнесны үстерү өчен чаралар комплексы бирү турында килештеләр, шул исәптән экспорт базарларында төбәк ширкәтләренең товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр һәм интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре аша да.

Аерым алганда, Ак Барс Банк һәм «Иннокам» «үстерү» программасында катнашучы эшмәкәрләргә ташламалы банк хезмәтләре, тышкы сәүдә контрактлары проектларына бушлай башлангыч экспертиза, консультацияләр, санкция консалтингы һ. б. хезмәтләр күрсәтәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, «үстерү»  программасы кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре экспертларның квалификацион бәяләве аша уза. Аның нигезендә «Иннокам» төбәк компетенцияләр үзәге мондый ширкәтләр үсешенең шәхси картасын әзерли. Үсеш картасы эшкуарларның эре заказчылар ихтыяҗлары өчен сатып алуларда катнашуга технологик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү өчен мәгълүмати, консультацион, финанс, мөлкәти һәм башка төр ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыруны күз алдында тота. Татарстан Республикасы ширкәтләренең тышкы базарлардагы алыш-бирешләрдә катнашуы тышкы икътисадый эшчәнлекне банк аша алып бару өлешендә зур тәҗрибәгә һәм чит ил партнерларының киң даирәсенә ия булган нәкъ менә Ак Барс Банк күзәтүе астында узачак дип көтелә.

Программа, таләпләр, элемтә өчен мәгълүмат һәм катнашу өчен гариза формасы www.innokam.ru/growing сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International