Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать кысаларында республика башлыгы төбәктә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте.
2019 елның 25 сентябрендә парламентка еллык юллама кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов икътисад үсешенең төп векторы сыйфатында кече һәм урта бизнеска ярдәм итүне һәм җирле җитештерүчеләр продукциясен сату каналларын киңәйтүне билгеләде.
Республика башлыгы республикада эшен башлатып җибәрелгән Электрон Маркетинг үзәгенең продукциясен ышанычлы сатуының мөһим булуын билгеләп үтте: республиканың 500 предприятиесе 1,5 млрд. сумнан артык продукция саткан инде. Әлеге корал Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында әзерләнгән һәм агымдагы елның май аенда эшкә кертелгән.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төбәктә кече һәм урта бизнес үсеше өчен муниципаль берәмлекләр башлыкларының атналык тыңлавы һәм эшкуарлык буенча квартал Советы уздырылуы сизелерлек нәтиҗә бирә.
Бу стратегик инициативалар агентлыгының «Дөрес карарлар китапханәләре» үрнәгендә һәр районның иң яхшы тәҗрибәләре базасын формалаштырырга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә муниципаль берәмлекләр өчен 60 тан артык яңа инвестицион урын билгеләнде, чит ил базарына продукция чыгару буенча системалы эш башланды.
Президент эшкуарлыкка ярдәм итү проектының сыйфатлы мисалы итеп Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан күзәтчелек органнары һәм прокуратура белән берлектә базар уенчыларына басым ясау очракларын профилактикалау өчен «Ышанычлы бизнес» интернет-ресурсын эшләтеп җибәрүне атады. Моннан тыш, эшмәкәрлеккә белем бирү ярдәмен КУЭ порталы, Эшмәкәрлек фабрикасы, «Бизнес-класс» программасы тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, икътисад үсешен тәэмин итү өчен инфраструктура тиз темпларда үсәргә тиеш, һәм инвестицион инфраструктура объектлары санын, 2020 елда билгеләп үтеләчәк ТАССРның 100 еллыгына кадәр, йөзгә җиткерергә боерык бирде.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, бүген төбәк икътисадында һәм аның инвестицион үсеш программасында алгарышлы үсештәге биш территория, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары, шулай ук сәнәгать мәйданчыклары һәм, саны инде 90га җиткән, сәнәгать парклары төп рольне уйный. ТР Президенты боерыгын үтәү буенча чираттагы адым итеп республикада өченче махсус «АлмА» икътисади зонасын булдыру тора.
Татарстанда Электрон сәүдәне үстерү программасын эшләү Хөкүмәткә башка бер боерык булды. Бүген Хөкүмәттә локаль җитештерүчеләрнең экспорт потенциалын үстерүдә ставканы сатуның онлайн-каналларына ясыйлар.
Сүз ваклап сату кибетләреннән тыш, үз хезмәтләрен һәм продукциясен эчке базарда да, җирле җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның Wildberries, OZON кебек халыкара дәрәҗәдәге сәүдә мәйданчыкларына чыгулары турында да бара.
«Президент кушуы буенча безнең республикада инновацион һәм инвестицион үсешнең алдынгы позицияләре булган төбәкләр рейтингына керергә мөмкинлек бирә торган карарлар гамәлгә ашырыла. Программаны әзерләү кече һәм урта бизнесны, аның конкуренциягә сәләтен һәм эре бизнес белән кооперациясен үстерүгә ярдәм итәчәк, - дип шәрехләде бу инициативаны ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Россия маркетплейсларына ярдәм итеп, без, асылда, элек Кытай җитештерүчеләре һәм сатучылары белән конкуренцияне белмәгән электрон сәүдәнең глобаль базарына сизелерлек йогынты ясарга сәләтле яңа бизнес-стратегияне башлап җибәрәбез».
Бу атнада ТР икътисад министры Wildberries, OZON һәм Яндекс.Маркет мәйданчыклары вәкилләре белән очрашулар уздырды. Фәрит Габделганиев интернет-мәйданчыкларның Татарстанны ни өчен сайлавын аңлатты. Беренчедән, Россия халкының яртысы Казаннан 1000 чакрым радиуста яши. Икенчедән, республиканың көчле икътисады - 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продукты 2,44 трлн сум тәшкил итте, аның 13% күпләп һәм ваклап сату өлешенә туры килә. Шул ук вакытта 2018 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 917 млрд. сум тәшкил итте. Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда интернет-сәүдә өлеше 1,3% тәшкил итә, бу Россия буенча тулаем алганда күрсәткечләре белән тиңдәш диярлек.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, ике ширкәт тә Яшел Үзән социаль-икътисадый үсеш зонасын үзләренең логистика үзәкләре өчен урнаштыру урыны итеп сайлаган. Әлеге маркетплейс-гигантларның төбәктә булуы инвестицион климатны тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк һәм локаль эшмәкәрләр өчен базарның яңа урыннарын ачачак, шул исәптән үзмәшгульләр өчен дә. Татарстанда яңа салым режимын кертү буенча сынау проекты кысаларында инде 30 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.
"Безнең бурычыбыз – интернет-сәүдәгә дәүләт ярдәменең сыйфатлы стратегиясе кысаларында бизнеска, республика Президенты әзерләргә кушкан, төгәл үсеш планын тәкъдим итү. Икътисад министрлыгында тиешле экспертиза һәм Татарстан эшкуарларын яңа базарларга, шул исәптән онлайн-сәүдә каналлары аша экспортка чыгару тәкъдимнәре бар», - дип шәрехләде Фәрит Габделганиев