Татарстанның һәм Кытайның монополиягә каршы хезмәтләр экспертлары базар көндәшлеген яклау буенча тәҗрибәләрен уртаклаштылар

2019 елның 20 сентябре, җомга

Кытай Халык Республикасының базарларын күзәтү буенча дәүләт идарәсе вәкилләре Мәскәүдә БРИКС эгидасы астында узган «БРИКС конкурентлы ведомстволарының хезмәттәшлегенә 10 ел: нәтиҗәләр һәм перспективалар» дигән конференциядә катнашканнан соң, Казанда булып кайттылар.

Гань Линь җитәкчелегендәге Кытай делегациясенең эшлекле очрашулары 20 сентябрьдә Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында узды. Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конкуренцияне һәм эшкуарлыкны үстерү анализы бүлеге башлыгы Ильяс Галимов катнашында тарафлар Кытай һәм Татарстанның Монополиягә каршы хезмәтләре эшен тәкъдир иттеләр, шулай ук көндәшлекне яклау һәм үстерү буенча иң уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International